Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әни салган юлга тап төшермәдек“

Нәҗип һәм Гөлсөяр Кәлимуллиннар – авылның иң үрнәк гаиләләренең берсе.

(26 январь, “Апастово-информ“).


Нәҗиб абый – Социалистик Хезмәт Герое, данлыклы райондашыбыз Мәгъсүмә Кәлимуллинаның улы. 45 ел гомерен шофер һөнәренә багышлаган. Армый-талмый туган авылында хезмәт иткән. Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре исеменә лаек.
–Гел ерак юлларга йөрдем. Эш көнем иртәнге сәгать 6да башланып, күп вакыт өйгә кунарга гына кайта идем. Техникамны гел карап, төзекләндереп тотарга тырыштым. Гел алдынгы булдым. Эшемне яратып башкардым. Лаеклы ялга чыккач та 5 ел хезмәт иттем, – диде ул.
Гөлсөяр апа – Кайбыч районы, Чәчкаб авылы кызы. Болынбалыкчы авылына укытучы булып килгән сәләтле кызны Нәҗип абый тиз эләктереп ала. Алар 50 елга якын парлы, матур, үрнәк гомер иткәннәр. 3 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырганнар.
Гөлсөяр апа 38 ел Болынбалыкчы мөктөбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Өй мәшәкатьләренә дә өлгерә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Эшчән, күп балалы гаиләгә килеп кереп, югалып калмаган, үзе дә намуслы хезмәт юлы узган.
–Эшкә килгәндә сигезьеллык мәктәптә 162 бала укый иде. Укучылар хәзер дә хәлләрне белә, бәйрәмнәрдә онытмыйлар, сәламнәр юллыйлар. Укытучы өчен иң зур хөрмәт шул инде, – диде ул.
Нәҗип абый белән Гөлсөяр апа бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Хәзер дә тик кенә тормыйлар. Йорт-җирләре ялт итеп тора аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X