Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничек түләү отышлы яки 4 белән 13 саны аермасы

Районда үз эшен ачкан 90 апаслы 16 апрельгә район салым хезмәтендә “Мой налог“ кушымтасы аша үзмәшгүль булып теркәлде.

-Алар арасында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче физик затлар-аяк киеме төзәтүче, чәчтарашлар, маникюр-педикюр ясаучылар, автосервис һәм такси хезмәте күрсәтүчеләр, көнкүреш техникасы ремонтлаучылар һәм төзелеш-ремонт эшләре башкаручылар бар,- ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров. 
Районда күпкатлы, күпфатирлы йортларда буш торучы фатирлары булган һәм аны башкаларга яшәү өчен арендага биреп торучыларның тулы исемлеге тиешле хезмәтләргә һәм оешмаларга бик яхшы билгеле. Фатирны арендага биреп бу хуҗалар да стабиль табыш ала. Тик менә араларында район салым хезмәтендә үзмәшгүль булып теркәлергә ашыгучылар бик сирәк. Район салым хезмәте җитәкчесе Рамил Нәбиуллин аларга менә нәрсәләр җиткерүемне сорады: 
-Күпләр фатирын башкаларга арендага биреп табыш ала икән-монда бернинди дә закон бозу юк. Тик закон салым түләмәүчеләргә елдан-ел кырыслана баруына барыбыз да шаһит. Бу ысул белән төп яки өстәмә табыш алучыларга да үзмәшгүль булып теркәлгән очракта физик затларга табышка тиешле еллык салым күләме 4 процент кына. Дәүләт бу эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә карата да таләпләрне кырыслата, гамәлдәге тәртипкә үзгәрешләр кертелә. Шуңа да салымнан качып йөрүнең ахыры яман булуы бик ихтимал. 
Тагын редакция һәм район салым хезмәтенә үзмәшгүль булып теркәлүчеләр өчен бу 4 процентлы салым күләме киләсе елдан ук артмасмы, дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Шуңа да үзмәшгүльлек проектының Россиядә быел 4 төбәктә-Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстанда эксперимент рәвешендә уздырылуын исегезгә төшерәбез һәм шушы аз процентлы салым ставкасының төгәл 10 ел гамәлдә булачагын искәртәбез. 
Кабатлыйбыз, мондый юлны сайлаучы физик зат еллык табышы әйләнеше 2 миллион 400 мең сумнан артмаган очракта елга 4 процент күләмендә генә салым түли. Әгәр дә ул юридик затларга хезмәт күрсәтә икән-еллык табыштан 6 процент салым каралган. Физик затларның еллык табышына (НДФЛ) моңа кадәр кулланыла торган салым күләме 13 процент, аерманы сизәсездер. Казнага бүген түләнгән салым исә сезнең булачак пенсиягез, тыныч картлыгыгыз өчен кирәк булуын да онытмагыз! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев