Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әнигә фатир нәрсәгә?» - киленебез әнине куып чыгарды

«Эх, синең хатының нинди бәхетле булачак, Салават!» – дип әйтә идем энемә. Салават үзенә хатын итеп сайлаячак кыз миңа иң якын дус булачак дип ышана идем. Чөнки энем кебек яхшы, якты кеше янында бары тик чиста, саф күңелле кеше генә булырга тиеш кебек тоела иде.

Кече энем миңа иң якын дус булды – бөтен шатлык-бәхетне дә, борчу-мәшәкатьләрне дә әни белән түгел, ә энем Салават белән бүлештем. Яшь аермабыз 1,5 ел гына, шуңа күрә кызыксынуларыбыз бер төрлерәк иде. Ул да мине бик якын итә иде, «апа, апа» дип кенә торды. Без бер үк төрле җырлар тыңлый, бер үк төрле китаплар укый идек. Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китеп институтка укырга кергәч, энемне бик сагындым. Ул вакытта социаль челтәрләр дә, мобиль телефоннар да юк иде әле, энемнең тавышын ишетер өчен соңгы акчамны «межгород" буенча сөйләшүгә тотып бетерә идем.

Энемне яратуның, аңа бәйлелекнең тагын бер сәбәбе – ул әтинең капма-каршысы булды. Озак еллар кияүдә булып та, хатын-кыз бәхете күрмәгән әниебезне икебез дә бик жәлли идек. Безнең әти бик дуамал, дорфа холыклы, ялкау, эчәргә ярата торган кеше иде. Эчеп кайткач әнигә кул күтәрүдән тә тайчанып тормады. Энем белән безгә тигәне булмады, ә менә әнигә... Дөньядагы иң ягымлы, тыныч, сабыр, яхшы әниебезгә бит ул!

Чираттагы ызгыштан соң куркып, елап, әнине тынычландырырга тырышып аның кочагына сыенып утырганда: «Салават, улыкаем, берүк әтиең кебек булып үсә күрмә инде», – дип әни тыныч кына елый иде. Энемнең әти кебек түгел, ә бөтенләй башка кеше булып үсәчәгенә ул вакытта ук бер шигем юк иде: хатын-кызга карата хөрмәт-ихтирамны ул ана сөтен белән түгел, ә әнинең күз яшьләре белән сеңдереп үсте.

Берсендә, Салаватка 15 яшьләре тирәсе булгандыр, әти котырган чагында әнигә сугам дип йодрыгын болгагады, әмма энем аны кулыннан эләктереп алды. Әтигә ачу тулы күзләрен текәп карады да: «Әнигә тагын бер тисәң, эләгәчәк!» – диде. Һәм боларның әтине куркытыр өчен генә әйткән буш сүзләр түгеллеге аның күз карашыннан ук аңлашыла иде. Әни әти белән энем сугыша башлар дип коты алынып тынып калды. Әмма ни гаҗәп, әти борын астыннан гына нидер мыгырданып, артка чигенде һәм шуннан соң гомере беткәнче әнигә кул күтәрмәде. Өч елдан соң әти вафат булды.

«Эх, синең хатының нинди бәхетле булачак, Салават!» – дип әйтә идем энемә. Салават үзенә хатын итеп сайлаячак кыз миңа иң якын дус булачак дип ышана идем мин. Чөнки  энем кебек яхшы, якты кеше янында бары тик чиста, саф күңелле кеше генә булырга тиеш кебек тоела иде.

Берничә елдан соң, Салават безне үзенең йөргән кызы белән таныштыргач, аны үзенә җандаш тапты дип сөендек. Танышкан көнне Фирүзәгә сокланып туя алмадык: шат күңелле, ачык, мөлаем, бик чибәр кыз. Салават Фирүзәне озатырга киткәч, әни бәхетеннән елап та алды.

Ләкин бу озакка бармады. Салаватка кияүгә чыгып, фамилиясен дә үзгәртеп өлгермәде, киленебез чын йөзен күрсәтә башлады, гел елмаеп кына торган тәртипле кыздан чын аҗдаһага әйләнде. Башта «Безнең туйга күпме акча тотарга уйлыйсыз? Арзан туй уздырырга җыенмыйм, мин бер генә мәртәбә кияүгә чыгам!» - дип әйтүгә үк әни белән югалып калдык. Ә соңыннан мондый дәгъвалар бер-бер арты килеп кенә торды. «Безгә фатирдагы иң зур бүлмәне бирерсез инде, алайса бала белән безгә кечкенә бүлмәдә уңайсыз булачак. Әгәр баланы әтисенең фатирына теркәсәк, каршы булмассыз бит? Өйне җыештыру графигын үзем төзимме, әллә үзегез башкарып чыга аласызмы?» кебек сораулар яуды гына. Хәтта сорау да түгел, ә таләп иде болар.

Без үз күзләребезгә, үз колакларыбызга ышанмадык: ничек инде кеше шулай бер көн эчендә үзгәрә ала. Әмма әни белән безне иң борчуга салганы ул да түгел иде, ә Салаватның нәкъ хатыны кебек уйлый башлавы һәм ул кушканча эшләве иде. Ул үзе авыз ачып берни дә сорамады, таләп итмәде, әмма хатыны әйткән бер сүзгә дә каршы дәшмәве, фикер белдермәве теләсә нинди сүздән дә артык иде.

Әгәр энемнең гаиләсе аерым яшәсә, Фирүзәнең мин-минлегенә түзәргә булыр иде әле. Әмма Фирүзә өчен мондый вариант бөтенләй юк иде: шәһәр үзәгендәге фатир, бушлай хезмәтче, бала караучы булган кайнана – нишләп әле мондый әзергә-бәзер тормыштан баш тартып торырга. Үзем әнигә шәхсән ярдәм итә алмадым, чөнки институтны укып бетергәч, кияүгә чыгып, башка шәһәрдә яшәргә калдым.

Әнинең йомшак холыклы булуыннан файдаланып, Фирүзә фатирның тулы канлы хуҗабикәсенә әйләнде дә куйды. Әти белән әнинең йокы бүлмәсен үзенчә үзгәртте, ә балачакта энем белән икебезнеке булган бүлмәдән уллары Әмир өчен бала бүлмәсе ясады. Ә менә әнине зал бүлмәсенә «куып» чыгардылар. Әни боларның барысына да риза булып торды, каршы бер сүз дәшмәде. Миңа да: «Кызым, берүк Фирүзә белән сүзгә килә күрмә! Аңа каршы килмә! Салаватның кан басымы болай да югары, аңа борчылырга ярамый. Мин дә ызгыш-талашларны яратмыйм. Тавыш чыгара күрмә, кызым!» – диде миңа да.

Ләкин энемнең фатирны улы белән икесенә генә бүлеп, приватизацияләве турында белгәч, түземлегем калмады. «Салават, моны ничек аңларга инде?» – дидем мин аптырап.

«Ну синең яшәр урының бар бит инде. Син бит монда теркәлмәгән дә, ә әнигә фатир өлеше нәрсәгә кирәк инде? Ул барыбер фатирны алмаштырмаячак бит», – диде энем күзен дә йоммыйча. Әлбәттә, сизеп торам, мондый алыш-биреш килешүләрен үзе төзерлек, үзе ерып чыгарлык хәйләкәрлеге юк инде аның. Салават боларны үзе уйлап чыгара алмас иде, моның кем кулы белән эшләнгәне көн кебек ачык. Әлбәттә, бу киленебез Фирүзә иде!

Соңыннан мин әнигә минем янга күченеп килергә әллә ничә мәртәбә тәкъдим иттем, тик ул гел баш тартып килде.

«Салават белән Фирүзә көне буе эштә, ә мин ашарга пешерәм, керләрне юам, җыештырам. Эш кешесе бит алар, әзрәк ярдәм булсын. Әмирне дә кем бакчага, бассейнга йөртсен? Юк инде, кызым, рәхмәт, шушы үз почмагымда гына яшим тынычлап", - дип акланырга тырыша иде.

20 елга якын вакыт эчендә әни минем янга нибары ике-өч тапкыр кунакка килгәндер, минем янда рәхәтләнеп кунак булырга гел вакыты булмады. Үз өем дә үз өем дип тәкрарлый, ә шул үз өендә килененнән бер җылы сүз, рәхмәт ишеткәне юк бит аның! Әле Фирүзә әни эшләгән бер генә эштән дә канәгать түгел иде. Йә пешергән ашы тәмсез, йә керләрне дөрес үтүкләмәгән... Уллары Әмир салкын тидергәнгә дә минем әни гаепле. Хәтта Әмир тәмәке тартып тотылгач та, әнине гаепле итеп калдырдылар, янәсе, ул карамаган, баланы кулдан ычкындырган. Ә энем нәрсә? Ул һәрвакыт хатыны белән килешә. Ул бит балачактан ук әтинең әнигә булган мөнәсәбәте үрнәгендә хатынны хөрмәт итәргә кирәген аңлап үсте. Менә хәзер ничек булдыра, шулай хөрмәт итә инде.  

Күптән түгел Фирүзә шалтыратты һәм әнине үземә алып китәргә кушты. «Әниегез мәзәкләнә башлады инде, хәтере югала. Алга таба да болай дәвам итсә, ул йә газны сүндерергә онытыр, бөтен өйгә бәла китерер дип куркам. Аны карап утырырга кеше юк, без Салават белән көне буе эштә, Әмир техникумда, ә ул көне буе ялгыз. Өйдәге валерьянка исе дә туйдырды инде, кирәксә дә, кирәкмәсә дә эчә шуны. Залда бөтен җирдә дару савытлары, кунакка кеше чакырырга да оят. Гомер буе ирекле кош булып рәхәтләнеп яшәдең, җитәр, әниеңне үз яныңа алып кит. Аңа да үз кызы янында күңеллерәк булыр», - дип әмер бирде киленкәебез.

Ялларда ирем белән әнине алырга барабыз. Аңа нәрсә өчен килүебезне шалтыратып әйткәч, ул беренче тапкыр ык-мык килмичә генә риза булды, хәтта сөенгән кебек тә тоелды. Аңа чыннан да бездә күңеллерәк булыр, безнең белән кайнанам да яши, ике карчык бер-берсенә иптәш булыр, сөйләшер сүзләре булыр, ичмасам. Дөрес, аларга бер бүлмәдә яшәргә туры киләчәк инде, безнең ике бүлмәле фатирда һәр әнигә дә аерым бүлмә биреп булмый шул. Иң мөһиме - уртак тел тапсыннар, бер-берсен читенсендермәсеннәр. Көндез ирем белән мин эштә инде, шулай да кызым Гөлсу яннарына кереп йөрер. Ул йөргән егете белән аерым яши, бездән ерак түгел – урам аркылы гына яшиләр. Әллә нинди җитди мәшәкәть килеп чыгар дип уйламыйм, әни үз янымда булгач минем дә җаным тыныч булыр.

Ләкин менә туган йортка кайту гына күңелгә авыр булып тора. Без килгәндә Фирүзә өйдә булмаса яхшы булыр иде, аны күрәсем дә, сөйләшәсем дә килми. Ә менә энемнең күзләренә бер карар идем анысы. Ничек шулай мәрхәмәтле баладан хатын кубызына гына бии торган «подкаблучникка» әверелә алды соң ул? Әлбәттә, һәр нормаль ир-ат өчен дә үз хатыны бу дөньядагы иң мөһим хатын-кыз була. Ләкин ана хакы да бар бит әле. Кайчандыр мин үлеп яраткан энем яхшы ир була алды, әмма яхшы ул булып калырга кыюлыгы җитмәде.  

Чыганак: https://intertat.tatar/news/aniga-narsaga-fatir-enemnen-xatyny-anine-kuyp-cygardy-5853034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев