Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нина Шимина: яшьләр сәясәтен Конституцион ныгытып кую - иң яхшы ысул

Республикабызның Яшьләр парламены төзәтмәләр буенча сайлауларга гаиләләре белән килергә планлаштыра.

(5 Июнь,"Апастово-информ").


Яшьләр парламенты председателе Нина Шимина Конституциягә төзәтмәләр яшьләр сәясәтен камилләштерер өчен бик мөһим адым булачак дип саный һәм сайлауларга гаиләсе белән килергә уйлый. 


“Сайлауларга гаиләм белән барачакмын. Мин һәрчак шулай эшлим. Яшьләр парламенты әгъзалары да гражданлык позициясен үтәрләр дип өметләнеп калам. Шулай дип сөйли Шимина “Татар-информ“ матбугат агентлыгына. 


Хәзерге вакытта Конституциядә яшьләр һәм яшьләр сәясәте турында берничек дә билгеләп үтелми. Безнең өлкәне күптөрле федераль һәм региональ законнар тәртипкә сала. Ә бу актлар кайвакыт каршылыклар тудыра. 


“Конституциядәге яшьләр турындагы төзәтмәләр законнарны тәртипкә салырга һәм яшьләр өчен кирәкле социаль шартлар тудырырыга ярдәм итәр. Аларның сәясәттә, җәмәгать эшләрендә, икътисадта һәм мәдәни тормышта актив тормыш алып бару өчен дә бик уңайлы булачак. Тиздән яшьләр тормышына юнәлдерелгән милли проект барлыкка килә дип көтелә. Бу проект яшьләр өчен бик күп мөмкинлекләр тудырачак“ , - дип саный Шимина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев