Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди үзгәрешләр безне көтә июль аенда?

Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособиеләр күләме арта, пенсия тупланмаларын ышанычлы саклау ысулы пәйда була, бурычлылар үз керемнәреннән тотып калуны тыю турында гариза яза ала.

Солдат кызы, солдат анасы

1 июльдән, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, хатын-кыз хәрби хезмәткәрләр бала карау өчен пособиене калган барлык аналар кебек үк алачак. Погонлы ханымнарга пособиеләрнең максималь күләме мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасына кертелгән погонсыз аналар өчен билгеләнгән айлык пособие күләменә җитәчәк. Исегезгә төшерәбез: хәрби хезмәткәрләр социаль иминиятләштерү системасына кертелми һәм шуңа күрә аларның яшь ярымга кадәрге баланы карау өчен пособиесе гадәти аналарныкыннан күпкә ким иде. Менә хәзер әлеге гаделсезлек юкка чыгарыла. Пособие акчасы ике тапкырдан күбрәк артып, 31 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.

Акчаны тотып калмаячаклар

Бурычлының яшәү минимумы күләмендәге керемен тотып калудан саклау турында закон тулысынча үз көченә керә. 1 июльдән бурычлы кеше банкка яки башка кредит оешмасына һәр ай саен яшәү минимумы күләмендәге хезмәт хакын яки башка керемен тотып калмау үтенече белән мөрәҗәгать итә алачак. Моңа кадәр ул суд приставына мөрәҗәгать итеп кенә үз акчасын саклап калырга мөмкин иде.

Тупланма проценты югалмый

Кешенең пенсия тупланмасын законсыз күчерүдән саклау турында закон үз көченә керде. 1 июльдән акчасы үзләренең ризалыгыннан башка гына Россия Пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (НПФ) яисә бер НПФдан икенчесенә күчерелгән кешеләр бу акчаны кире кайтара алачак.
Эш шунда: һәрбер кеше биш елга бер тапкыр пенсия фондын алыштырырга мөмкин. Моңа кадәр теге яки бу кеше бер пенсия фондыннан икенчесенә киткәндә, тупланма акчасыннан процентларны суд аша бик авырлык белән генә алырга мөмкин иде. Яңа законга пенсия тупланмасын инвестицияләүдән килүче процентларны югалтмаудан саклаучы яңа нигезләмә кертелгән.

Тизрәк һәм яхшырак

Паспорт рәсмиләштерү вакыты кими. Хәзер Эчке эшләр министрлыгы органнары кешедән яки Күпфункцияле үзәктән документлар алганнан соң 5 көн эчендә бу эшне башкарып куярга тиеш.
Яшәү урыны буенча теркәү дә гадиләштерелә: әлеге мәсьәләне муниципаль районның яки шәһәрнең теләсә кайсы теркәү органында хәл итеп булачак.

Паспорт буенча медицина ярдәме

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы турында закон үз көченә керә. Аның нигезендә, полислар уникаль символлар ярдәмендә иминиятләштерелгән затларның бердәм регистрына кертеләчәк. Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасында “цифр”га күчү кәгазь полис йөртү мәшәкатеннән коткарачак.

2024 елның 1 гыйнварыннан медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, полис урынына шәхесне раслаучы документ кына күрсәтергә мөмкин булачак. Яңа туган саыйларга бу хокук инде быел ук 1 июльдән бирелә. Табибка мөрәҗәгать итү өчен баланың туу турында танкылыгын гына күрсәтергә кирәк булачак.
Салым хезмәтенә бармаячаклар

Россиянең 4 субъектында – Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстанда яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент башланаячак. Бу төбәкләрдә теркәлгән оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр салым салуның автоматлаштырылган гади системасын куллана алачак.

Яңалык оешмаларны һәм эшмәкәрләрне табышка салымнан, мөлкәткә салымнан, эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланыла торган физик затлар милкенә салымнан азат итә. Алар шулай ук өстәмә кыйммәткә салым (НДС) түләми (Россиягә товарлар керткәндә НДС түләүдән тыш).

Яңа салым режимы буенча салым органнарына декларация тапшырылмый. Эксперимент 2027 елның 31 декабрендә төгәлләнәчәк.

Өченче санга кадәр

3 июльдән банкларга карата кредитның процентлардагы тулы бәясен өтердән соң өч урынлы санга кадәрге төгәллек белән күрсәтү таләбе гамәлгә керәчәк. Кредит оешмалары вкладлар буенча гарантияләнгән минималь ставканы килешүнең беренче битендә күрсәтергә тиеш булачак.

 

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/06/76927/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X