Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Новиков: Татарстан алданган өлешчеләр өчен торак төзү буенча лидерлар рәтендә

2021 ел ахырына республикада барлык проблемалы йортлар да файдалануга тапшырылачак.

(28 ноябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан-төзелә торган торак саны буенча Россиядә лидерларның берсе. Монда проблемалы объектлар аз. Бу хакта ТР алданган өлешчеләргә ярдәм Фонды директоры Иван Новиков Андрей Кузьминның “Галстуксыз әңгәмә” тапшыруында белдерде.
“Без Федераль фонд директоры Константин Тимофеев белән дә Татарстан позициясе һәм башка төбәкләр үз эшләрен ничек алып барулары турында фикер алыштык. Һәм без Татарстанның күп кенә регионнардан алда баруын һәм проблемалы объектларның аз булуын ачыкладык», — дип сөйләде Новиков.
Ул билгеләп үткәнчә, проблемалы объектларның бер өлеше төзелештәге йортлар санына пропорциональ. Хәзер республика фонды реестрында 15 йорт исәпләнсә, шуларның 11е-проблемалы.
“Мин башка регионнарны, шул ук Краснодар, Мәскәү, Ленинград өлкәләрен карадым. Мисал өчен, Мәскәү өлкәсендә 2020 елда 200 проблемалы объект исәпләнә”, - дип аңлатты Новиков.
ТР алданган өлешчеләргә ярдәм Фонды директоры Иван Новиков белән интервью бүген, 28 ноябрьдә, Sntat сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube каналында да күрергә мөмкин булачак.
Андрей Кузьмин белән “Галстуксыз әңгәмә» тапшыруының телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев