Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Аналар көне билгеләп үтелә

Әниләр берни белән дә тиңли алмаслык газиз, кадерле кешеләр! Балаларда кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр тәрбияләү анадан башлана. Җәмгыятьтә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез зур.

Ләкин хатын-кызның изге бурычы – Ана булу. Балалар мохтаҗлык кичермәсен, сабыйлыкның рәхәтен тоеп үссен өчен гаиләдә төп кайгыртучы булып, һичшиксез, Ана кала. Герой-аналар, күпбалалы аналар, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга икенче әни булган, сабыйларга яңа тормыш бүләк итәргә җыенган яшь хатын-кызларга аерым рәхмәтләремне җиткерәм.
Хөрмәтле әниләр! Изге бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны кабул итегез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим. Гаилә учагыгыз сүрелмәсен, балаларыгызның бәхетен, игелеген тоеп, сәламәт булып, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев