Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нәселем шәҗәрәсе“ һәм “Васыятьнамә – киләчәк буынга әйтер сүзем“ бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалды

“Җәмигъ“ мәчетендә район абыстайлары җыены узды.

(7 апрель, “Апастово-информ“).


Районда “Нәселем шәҗәрәсе“ һәм “Васыятьнамә – киләчәк буынга әйтер сүзем“ бәйгеләре игълан ителгән иде. Әлеге бәйгеләрдә яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнашты. Тик чир таралу сәбәпле, аларга нәтиҗә чыгарылмаган иде.
“Җәмигъ“ мәчетендә район абыстайлары җыенында әлеге бәйгеләргә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, Беркем дә бүләксез калмады. Барлык катнашучы эше дә билгеләп үтелде”, - дип хәбәр итте район мөслимәләр берлеге рәисе Венера апа Сәгъдиева.
“Васыятьнамә - киләсе буынга әйтер сүз” бәгесендә Урта Балтай авылы абыстае Мөнирә Гыйззәтуллина беренче урынга лаек булды. “Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесендә - өлкәннәр арасында беренче урында - Каратуннан Илгиз Маликов, Олы Болгаердан Рания Вәлиева. Балалар арасында Дәвеш мәктәбе укучысы Зилә Сабированың эше иң яхшысы дип табылды һәм ул шулай ук беренче урынны яулады.
“Абыстайлар җыенында шулай ук вәгазьләр сөйләнде. Римә абыстай Гашыйгуллина “Соңгы юлга озату” дигән вәгазе белән һәркемне уйландырырга мәҗбүр итте. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев сорауларга җаваплар бирде, якынлашып килүче Рамазан ае фазыйләтләре турында аңлатты”, - диде Венера апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X