Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нурбек Батулла: Татарстанда миңа мәдәният белән элемтә көч өсти

Хореограф ни өчен республикада калуын һәм аңа иҗатын үстерергә нәрсә ярдәм иткәне хакында сөйләде.

(26 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты Нурбек Батулла Татарстанда аны тотып торучы һәм үсешенә ярдәм итүче мәдәният белән элемтә булу турында сөйләде. Бу фикерен ул Андрей Кузьминга “100 процент Татарстан” проекты өчен әңгәмәсендә белдерде.
“Туган як көч өсти. Кабан күле буйлап барасың һәм күзаллыйсың. Монда бит 100 еллар элек Габдулла Тукай һәм Фатыйх Әмирхан йөргән булырга мөмкин. Бу урамнар буенча безгә мәдәни мирасны калдыручы кешеләр йөргәндер”, - диде Батулла.
Санкт Петербургта һәм Мәскәүдә милли тәңгәлләшүемне эзләү артык актуаль түгел, дип саный хореограф.
“Монда бер мин генә түгелдер. Үзенең нигезләрен, чыгышларын, көч өстәүче, энергия бирүче чыганакларны эзләүче тагын да бардыр. Балалар белән үзләренең туган телләрендә сөйләшергә теләүчеләр мин генә түгелдер”, - дип билгеләп үтте ул.
Ләкин, Татарстанда хореограф иҗаты дөнья җәмәгатьчелегенә караганда, радикальрәк кабул ителә. Мисал өчен, шагыйрь Дәрдман образын тудыру өчен үз каны белән буялуын бик кискен кабул иттеләр. Аның резонансы зур булды.
“Интеллектуаль эшлекле тирәлек “100 процент Татарстан” онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Ул 2020нче елның 30нчы августыннан 10нчы сентябрьгә кадәр дәвам итте. Анда күтәрелгән темалар мәдәният, территориянең тарихы, мәгариф, спорт, сәламәтлек һәм башка мәсьәләләргә игътибар бирелде. Нурбек Батулла да “100 процент Татарстан” проектына үз фикерләрен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев