Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нурҗиһан әби Моталлапова бер гасырлык юбилеен билгеләде

Олы Бакырчы авылында яшәүче Нурҗиһан әби Моталлапова 100 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы, бүләк, чәчәкләр бәйләме тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев изге теләкләрен җиткерде.

Нурҗиһан әби озын гомер юлында авырлыкларны да, бәхетле мизгелләрне дә күп кичергән. 8 яшьлек чагында әнисе үлеп киткән. Үги әни белән яшәгән, кыерсытылган чаклары да күп булган. Сугыш вакытында Молотов урманында агач кискән, Брянск шәһәрендә электр заводы корылышында хезмәт куйган. Ашарга юк, өстә дә, аякта да бер кат иске кием булса да, хезмәттә сер бирмәгән.

"Кырдан черек бәрәңге җыеп ашап, “мәтык” коймаклары пешереп кенә исән калдык без. Ә хәзер җаның ни тели, күпме тели бар да бар", - дип сөйли торган була ул.

Сугыштан соң, Нурҗиһан әби бер аягын өздереп кайткан Шәйхуллага кияүгә чыга. Биш балага гомер бүләк итәләр. Фаҗигале төстә сеңелесен югалткач, аның улын да үз тәрбиясенә ала ул. Барлык тырышлыкларының, изгелекләренең нәтиҗәсе булып, бүген балалары, онык-оныкчыклары өчен бик тә кадерле булып яши. Улы Әлфәт һәм килене Ландыш тәрбиясендә, җитеш тормышта, кадер-хасияттә гомер кичерә.

Нурҗиһан әбинең сәламәтлеге какшаса да, ул такмаклар әйтергә ярата. Элеккеге чорларны искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев