Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

Эшлекле утырышта 2021нче елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга яңа бурычлар билгеләнде.

(9 февраль, “Апастово-информ”).


Район мәдәният йортында кунакларны күргәзмәләр каршы алды. Аларда милләтләр дуслыгы, райондашларның уңганлыгы чагылды. Биредә балаларның кул эшләре, шәхси эшмәкәрләрнең җитештерү продукцияләре урын алды.
Утырыш районның ел дәвамында ирешелгән уңышлары чагылган видеоролик тәкъдим итү белән башланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин 2021нче елда һәр тармак буенча ирешелгән уңышларга, башкарылган эшләргә тукталды, 2022 елга бурычлар билгеләде.
Йомгаклау сүзе белән Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров чыгыш ясады.
Утырыш тантаналы шартларда тәмамланды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына дәрәҗәле исемнәр, күкрәк билгеләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Тулырак “Йолдыз” битләрендә.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев