Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр

Гаиләдә өченче бала туса, ипотека кредитын өлешчә капларга кирәк, дип белдерде Гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы урынбасары Татьяна Буцкая. Ярдәм суммасы миллион сумнан артып китәргә мөмкин, аның каравы акчалар «сулга» китмәячәк, дип ышануын белдергән ул.

Яшь гаиләләр өчен бу ярдәм чарасы мөһим проблеманы хәл итә ала, ди парламентарий. «Ул миллионнан да күбрәк булырга мөмкин, әмма ул «уңга, сулга» китмәячәк конкрет ярдәм», – дигән Буцкая РИА Новости агентлыгына.

Исегезгә төшерәбез, быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ocence-balasy-tugan-gailalarnen-ipotekalaryn-olesca-kaplarga-takdim-ittelar-5858845

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X