Өчпочмак, гөбәдия һәм теләсә-нинди пироглар өчен бик уңышлы камыр
Түбән Биябашы авылында яшәүче Зәйтүнә апа Сафинадан тәмле, озак саклана торган камыр.
1 литр сөткә 5 йомырка сытасың. Аны әйбәтләп болгаткач, ярты стакан шикәр комы, 1 бал кашыгы өеп чәй содасы, бармак башы кадәр чүпрә, 1 бал кашыгы тоз салабыз. Алар сөттә эреп беткәч, он сала башлыйм. Аннан 1 стакан сыек май салып, камырны басып бетерәм. Кулдан төшә башлагач, басудан туктыйм. 15 минут торганнан соң, камырдан пирог ясарга мөмкин. Өчпочмак, гөбәдия һәм теләсә-нинди пироглар өчен бик уңышлы камыр.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев