Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә тынычлык булсын өчен нинди дога укырга?

Өй һәм гаилә һәр кеше өчен тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек ныгытмасы булырга тиеш.

Өй һәм гаилә һәр кеше өчен тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек ныгытмасы булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең өммәтенә, ачуланышып, дәшмичә, сөйләшмичә 3 көннән дә артык йөрмәскә кушкан.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Рөхсәт ителгән гамәлләрдән Аллаһы Тәгалә иң яратмаганы — ул аерылышу», — дигән (Әбү Давыд, Ибне Мәҗә).

Коръәндә ир-хатын мөнәсәбәтләре хакында әйтелгәндә, «никах» сүзе кулланыла, туры әйткәндә «бер-берең белән килешү» дигәнне аңлата. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә сезне кавыштырган икән, димәк, шулай кирәк булган. Гаиләгезне саклап калу өчен үзегезнең кулдан килгәннең барысын да эшләгез.

Ихлас күңел һәм изге ниятләр белән әлеге доганы укыгыз: «Аллаһуммә әллиф бәйнә кулюбинә, вә әсълих зәтә бәйнинә, вәһдинә субуләс-сәләми, вә нәҗҗинә минәз-зулүмәти илян-нур, вә җәнибнәл-фәвәхишә мәә зәхәра минһә вәмә бәтәнә» (Тәрҗемәсе: «Йә Раббым! Безнең араларыбызны якынайт, мөнәсәбәтләребезне ныгыт. Барчабызны да тынычлык юлыннан алып бар, караңгылыктан яктылыкка чыгар. Безне ачык һәм яшерен начарлыклардан сакла»).

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/0905/2024-05-07/min-b-gen-d-kombinatta-3756774

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/priest-holding-holy-book-and-bracelet_5524110.htm#fromView=search&page=1&position=0&uuid=32b45feb-823d-4a6e-9cc5-079034a95a93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев