Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр туган як сәламнәрен кабул итте

Туган нигезләреннән аерылып, Буада урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәргә мәҗбүр булган райондашларыбыз туган якның сәламнәрен кабул итте.

(15 август, "Апастово-информ").


Буада картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 120 кеше тәрбияләнә. Алар арасында 15 райондашыбыз да бар.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Замандаш" төркеме "Мәрхәмәтлелек" акциясе кысаларында биредә яшәүче өлкәннәргә күңелле ял программасы тәкъдим итте. Матур җырлар, җылы сүзләр, ихлас теләкләр апа-абыйларның күңел кылларын тибрәтте. Туган якны сагыну хисләре ташып чыгып, алар сиздермичә генә күз яшьләрен сөртте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы исеменнән сәламнәр җиткереп, күчтәнәчләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев