Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәргә - күчтәнәч

Корбан бәйрәме уңаеннан Буа, Тәтеш, Кайбыч районнары картлар йортларында тәрбияләнүче өлкән яшьтәге райондашларыбызга күчтәнәч итеп корбан ите илттеләр.

(3 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Казанда яшәүче якташыбыз, Рим Галәветдинов өч корбан чалдырган. Шул корбаннарның итен мәрхүм әнисе рухына сәдака итеп һәм гаиләсенең иминлеге хакына таратуны сораган. Аның изге гамәлен бүген тормышка ашырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев өлкәннәр йортларында тәрбияләнүче 19 райондашыбызга шул өч корбанның итен күчтәнәч итеп таратып чыктылар.
“Картлар йортларына без ел дәверендә еш барып, хәлләрен белешеп торабыз. Алар бик сагынып безне көтәләр. Әмма, пандемия сәбәпле, бу очрашулар, кызганычка каршы, сирәгәйде. Бүген без, үзләрен күрә алмасак та, ихлас күңелебез белән иганәчеләр гозерләрен үтәргә булдык. Районыбыз башлыгы Равил Хисаметдинов та бу игелекле эшебезне хуплады”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Ул шулай ук, өлкәннәребезгә зур хөрмәт күрсәтеп, хасияттә тәрбияләгәннәре өчен картлар йортлары хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде. Бүген тапшырылган корбан итеннән тәмле ризыклар пешереп һәм сыйлап, сөендерүләрен үтенде.
Корбан итләрен өләшкәндә барлык таләпләр дә үтәлде, саклык чаралары күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев