Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылының иң үрнәк гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды

Фәрит абый белән Гөлфизә апа Мөхәммәтҗановлар 55 елга якын парлы гомер кичерә.

(8 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Иңне-иңгә куеп, гомер көзләренә чаклы килеп җиткән Фәрит абый белән Гөлфизә апа Мөхәммәтҗановлар тормышында ил күләмендә билгеләп үтелүче мәхәббәт һәм тугрылык көне иң истәлекле вакыйга булды. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан районның ЗАГС бинасында алар хөрмәтенә тантаналы чара узды. Бирегә килгән һәркем аларга булган олы ихтирамын һәм соклануын белдерде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов олы ихтирамга лаек Мөхәммәтҗановлар гаиләсен тәбрик итеп, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален, Грамота һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

“Тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлап, гомер көзләренә җитәкләшеп керүегезгә сокланмый мөмкин түгел. Районыбызга хезмәт итеп, акыллы балалар үстерүегез дә һәркем өчен зур үрнәк. Сезгә исәнлек-саулык, тигезлек телим. Киләчәктә дә бер-берегезгә терәк булып, балаларыгыз, оныкларыгыз кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын”, - дип ихлас теләкләрен ирештерде район башлыгы.

Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев тә районның иң үрнәк гаиләсе исеменә лаек булган авылдашларына олы хөрмәтен белдерде.
“Авылда иң үрнәк, авылдашларыгыз арасында да абруй казанган гаилә сез. Балаларыгыз да үзегез кебек акыллы, эшчән бик ярдәмчелләр. Сезгә булган хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез, -диде ул.

Газиз әти-әниләрен, дәү әти һәм дәү әниләрен котларга балалары, оныклары һәм оныкчылары да килде. Алар газизләрен котлауларын, ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев