Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчыда ифтар мәҗлесе узды

Аллаһның ризалыгын өмет итеп, көне буе уразада булган ир-атлар мул табыннар артына җыелды.

(19 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Олы Бакырчы авылы халкы динне хөрмәт итеп яши. Биредә дингә тартылучылар да бихисап.
“Җомга намазларында мәчеткә килүчеләр саны 30дан да артып китә. Бу көннәрдә һәр йортта диярлек ифтар ашлары уза. Авылыбыз мәчетенең ишеге ябылып тормый. Биредә дини бәйрәмнәр, дини укулар үтә. Мәчет картлары намаз укырга җыела. Шулай ук авылыбызның изге күңелле яшьләре дә зур ярдәм күрсәтә”, - диде Олы Бакырчы авылы имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да Олы Бакырчы авылы халкына хөрмәтен белдерде.
“Олы Бакырчы авылы һәркемгә үрнәк булырлык. Биредә тырыш, намуслы халык яши. Тату, бердәм тырыш гаиләләрдә бәхетле балалар үсә. Моңа халыкның динне хөрмәт итеп яшәве төп сәбәпчедер, мөгаен”, - диде ул.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге рәисе Венера Сәгъдиева Олы Бакырчы авылы халкына һәм авылның имамы Шәүкәт ага Гайнетдиновка олы ихтирамын белдереп, ихлас теләкләрен юлладылар.
“Рамазан ае бездә сабырлык, күңел байлыгын тәрбияли. Рамазан шәриф ае - шөкер һәм юмартлык ае. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, исән-сау булып, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен”, - диде Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ураза тоткан мөселманнар тәмледән-тәмле ризыклардан авыз итте. Тыныч тормыш, иминлек, сәламәтлек хакына догалар кылынды, вәгазьләр сөйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев