Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы өлкәннәре китапханәгә җыелды

Өлкәннәр көне уңаеннан, Олы Бакырчы авылы китапханәсендә «Гомер көзләрегез җылы булсын» дип исемләнгән үзенчәлекле бәйрәм-очрашу булып узды.

(9 октябрь, "Апастово-информ").

 

  Очрашуга төрле тармакларда авылыбызның киләчәге өчен үзләреннән саллы өлеш керткән абый-апалар килде.

  Алар бер-берсе белән күрешеп, дустанә аралашып, үзләре эшләгән дәвердә төрле кызыклы фактларга тукталып истәлекләр барлавы, халкыбызның һәм үзләре яраткан моңлы җырларны сузулары, эчке дөньяларырының саф, самими булуын күрсәтте.
  Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев тә катнашты һәм өлкәннәребезгә үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Китапханә кунаклары әзерләнгән чәй табыны артында яшьлекләрен искә алдылар, азга гына булса да борчу мәшәкатьләрен читкә куеп рәхәтләнеп ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев