Олы Болгаерда олысы-кечесе бәйрәм итте
Олы Болгаерда Авыл көне узды.
(13 июнь, “Апастово-информ”).
Әлеге бәйрәм Халыкара балаларын яклау көне һәм Гаилә елы уңаеннан оештырылды.
Бәйрәмнең иганәчесе һәм башлап йөрүчесе – Олы Болгаер авылы егете, “Апас” якташлар җәмгыяте әгъзасы Рафис Гаптелганиев.
Бәйрәмдә беркем дә читтә калмады. Иң өлкәннәр дә, үрнәк парлы гаиләләр дә, нәниләр дә, кечкенә бала үстерүче балалар да бүләкләнде.
Төрле кызыклы уеннарда олысы-кечесе катнашты. Җыр-моң тынып тормады. Биеде дә, җырлады да, уеннарда катнашып бер кочак бүләкләр дә алды бу көнне авыл халкы. “Бәйрәмне оештыруда авылдашларыбыз - Мәдинә Әхмәтова, Рәмис Айтуганов, Рифат Амануллин, авыл җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәттеләр”, - ди Рафис Гаптелганиев.
Бу турыда тулырак – “Йолдыз” битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев