Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Болгаердан Байкиннар матурлык тудырып яши

Олы Болгаерда яшәүче Әнәс һәм Әлфия Байкиннар да уңайлыкны үзләре тудырып, матурлыктан күңел күтәренкелеге алып яшиләр.

(26 январь, “Апастово-информ“).

Чәчкә-гөлләргә күмелгән бакча, төрле төсләрдән ясалган уен мәйданчыгы үзенә тартып тора. Төнбоеклы түгәрәк күлдә үрдәкләр йөзә, иске табаклар буялып, гөмбәгә әверелгән, чуар тавыкның да үз оясы бар. Бакча уртасына балалар өчен таганнар ясалган.



“Барыбыз да матурлык яратабыз. Балаларыбыз рәхәтләнеп уйнасын дип тырыштык. Иптәшем күбесен үз куллары белән ясады“, - ди Әлфия апа.



Байкиннар янында балалар тавышы тынып тормый. Оныклар рәхәтләнеп комда уйный, таганнарда атына, таудан шуа. Өлкәннәр аларны күзәткән арада чәчәкләргә, яшелчәләргә сулар сибеп, чүпләрен дә утарга өлгерә. Йорт-тирәсендә эш бетми.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев