Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онколог: тәмәке тарту яман шешнең 18 төрен китереп чыгарырга мөмкин

Тәмәке тарту төрле яман шеш авыруларының көчәюенә китерә.

«Яман шеш авыруларының 18 төре тәмәке тарту белән бәйле», - дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика онкология диспансерының икенче торакаль бүлеге мөдире Том Шәрәпов.

Әгәр элек тәмәке тарту үпкә яман шешенә генә китерә дип саналса, бүгенге көндә онкологлар ашказаны-эчәк тракты, сидек-җенес системасы, репродуктив система зарарлануны күрә.

Үпкә яман шеше белән авырган биш пациентның дүртесе тәмәке тарта. Том Шәрәпов Республика онкология диспансерының үз бүлегендә сораштыру үткәргән. Операция алдыннан пациентлардан ул «сез тәмәке тартасызмы» дип сораган. Атна ярым эчендә мондый сораштырулар вакытында табиб ашказаны һәм үңәч яман шеше белән һәр пациентның тәмәке тартуын яки элек тарткан булуын ачыклаган.

«Бу кешеләрнең күбесе диагнозларын белгәннән соң тәмәке тартуны ташлый. Әмма алар вакыт узуын аңлый», – диде Республика онкология диспансерының икенче торакаль бүлеге мөдире.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/onkolog-tamake-tartu-yaman-sesnen-18-toren-kiterep-cygaryrga-momkin-5855350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев