Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өшкерелгән су күп кенә чирләрдән дәвалый

Ашамыйча кеше бер ай тора ала, ә сусыз 3 көн дә яшәргә авыр, диләр.

Су — яшәү чыганагы. Диндә дә аңа аерым игътибар бирелә. “Хәләл маркет” оештырган чарада дин әһелләре, медицина белгечләре суның файдалы үзлекләре хакында сөйләште. Төп оештыручы Гүзәл Абдрафикова Коръәндәге суга бәйле аятьләр белән таныштырды. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисләрен китерде. — Җир йөзендә җан ияләре барысы да судан барлыкка килгән. Коръәндә “Нур” сүрәсенең 45 нче аятендә: “Аллаһ һәр җанлыны судан яралтты. Аларның бәгъзеләре корсагы өстендә шуышып йөри, кайберләре исә ике аякта хәрәкәт итә, кайсылары дүрт аякта тора. Аллаһ ни теләсә, шуны яралтыр. Хактыр ки, Аллаһның бар нәрсәгә кодрәте җитә”, — диелә. “Фуркан” сүрәсенең 54 нче аятендә әйтелгәнчә: “Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды, аларны ир вә хатын итеп, нәсел-нәсәпне үрчетте, Раббың һәр эшкә кадир булды”, — дип аятьләр белән таныштырды Гүзәл ханым. Су кешенең тәнен генә пакьләп калмый, ул сәламәтлекне ныгыта. Ә дога укып эчкән су күңелне дә чистарта. “Фуркан” сүрәсенең 48 нче аятендә дә бу хакта бәян ителә. “Аллаһ рәхмәте белән яңгыр алдыннан җил җибәреп, кешеләрне шатландырадыр, ул җилләр кирәк җиргә болытлар алып килер, вә Без сезгә болытлардан пакь су иңдердек”, — диелә. Япон галиме Масару Эмото су белән фәнни тикшеренүләр уздырган. Баксаң, тышкы тәэсир сәбәпле суның халәте, структурасы, төзелеше үзгәрә икән. Тәҗрибә шуны күрсәткән: сүгенү, рок музыкасы “ишеткән” суны катыргач, анда бик ямьсез боз кисәкләре хасил булган, ә дога укылганы бик матур, төрле кар бөртекләре формасын алган. Шуңа да суны “бисмилла” әйтеп эчәргә киңәш итәләр. Өшкергән су белән коену — Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманыннан килгән гамәл. Дога укып өшкерелгән су кешедәге тискәре энергияне, күз тиюне юып төшерә.   Су тәһарәт алганда, госел коенганда да кирәк. Юынып, тәһарәтле йөрсәк, тәнебез сәламәт, пакь булыр, сакчы фәрештәләр афәтләрдән саклар, шайтан ерагаер.   — Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер дә туктамый ага торган су чыганагы — зәмзәм суын хасил иткән. Җир йөзендә аннан да чистарак башка су юк. Хаҗ кылучылар аны эчеп көч ала. Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә “зәмзәм суы ризык кебек туклыклы һәм күп чирдән дәвалый торган су” дип атый, — ди Гүзәл ханым.   Зәмзәм суын эчеп дәваланырга теләгән кеше беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә ышанырга тиеш. Зәмзәм суы озак торса да, файдасын югалтмый.   “Вакыйга” сүрәсенең 68-70 нче аятьләрендә: “Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме? Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?” — диелә. Диндә суны исраф кылу гөнаһ санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең бер хәдисе: “Диңгез буенда булсаң да, тәһарәт алганда, суны исраф кылма”. Яшәеш чыганагы булган сулыкларны саклыйк, чишмәләрне, күлләрне чистартыйк.   1. Суны уң кул белән, утырып эчәргә киңәш ителә. 2. Ашыкмыйча, аз-аз йотымлап эчәргә кирәк. 3. Организмдагы сыеклык тир, бәвел, тизәк белән чыга. Сусыз организм тиз талчыга. Шуңа кеше сусау тоймаса да, көненә җитәрлек су эчәргә тиеш.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36854

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев