Оверсайз килограммнар өсти һәм ябыкларга гына туры килә, бу дөресме?
Дизайнер мода өлкәсендә ялгыш фикерләрнең бик күп булуын ассызыклый.
КФУдагы Дизайн һәм пространство сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы мөдире, дизайнер Венера Юмагулова мода турында барысын да белә. Университетның “Фәнни вердикт” проекты кысаларында ул матур киенү белән бәйле ялгыш фикерләрне тар-мар итә. Белгеч оверсайз һәм брендлар, алтын һәм көмешне бер образда куллану үзенчәлекләре һәм башкаларга карата үз фикере белән уртаклаша.
Миф №1. Модалы, димәк, кыйммәт.
Бу ышану белән дизайнер риза түгел.
- Минем уйлавымча, бүген күпләр гардеробта люкс брендларның булуы ул әле модалы һәм стильле киенү дигән сүз түгел икәнен яхшы аңлый. Әйберләрнең хаослы җыелмасы көтелгән нәтиҗә бирми, - ди Венера Юмагулова.
Эксперт масс-маркет тәкъдимнәренә игътибарлырак карарга киңәш итә. Ә модалы look ны җыярга стиль хисе һәм интуиция ярдәм итәчәк.
Миф №2. Стильләрнең катыштыру – начар зәвык билгесе.
Бу да миф булып чыкты. Аны тар-мар китереп, Венера ханым актриса Кэтрин Хепбернның цитатасын искә төшерә: “барлык кагыйдәләрне үтәгәндә, барлык ләззәтләрне кулдан ычкындырырга мөмкин”.
- 30 ел элек образдагы стилистика аеруча җентекләп сакланган. Әмма хәзер кешеләр үзләренә ниндидер кагыйдәләрдән читкә китәргә рөхсәт итә ала, - дип билгели ул. – Стильләрне катыштыру мөмкин, ләкин чама хисе булырга тиеш. Әгәр матурлык һәм гармония чикләрен дөрес билгеләргә өйрәнсәң, мондый алым кешенең гардеробын индивидуаль итәчәк.
Моннан тыш, белгеч билгеләп үткәнчә, бүген кием сайлауда төп принципларның берсе – уңайлылык. Әгәр кешегә берьюлы берничә стильдә уңайлы икән, шулай киенергә кирәк. Моның начар зәвык билгесе булуына турындагы фикер бары тик миф кына.
Миф №3. Ак төс тазартып күрсәтә.
Бу да калыплашкан фикер. Әлеге очракта, дизайнер аңлатуынча, бик күп факторлар йогынты ясый, шул исәптән киемнең үзе дә зур роль уйный.
- Plus-size (плюс-сайз), әгәр ул конструктив кисү алымы белән грамоталы итеп “уйнатылган” булса, һәрвакыт отышлы күренә. Әгәр дә конструкциядә визуаль рәвештә форманы ваграк детальләргә бүлә торган вертикаль сызыклар бар икән, алар, һичшиксез, силуэтны озынайтачак. Күләмлелек, форма масштабы югалачак, - ди кафедра мөдире.
Миф №4. Модалы трендлар бар кешегә дә туры килә.
Белгеч ассызыклаганча, кулланучыларның берничә төркеме бар: авангардистлар – модалы тенденцияләрне актив хуплаучы кешеләр, консерваторлар – яңа модалы трендларны кабул итми торган кешеләр һәм башкалар.
- Бу бүленеш нигезендә һәм тышкы кыяфәткә, яшәү рәвешенә, психотипка карап, тренд йә кулланучы тарафыннан кабул ителә, йә кеше аны читләтеп уза һәм киләсе сезонны көтә, - ди дизайнер.
Миф №5. Стиль ул – бары кием генә.
Венера Юмагулова стильне яшәү рәвеше формалаштыруын, шулай ук шәхес тибына, характерга һәм башка күп факторларга бәйле булуын ассызыклый. Шул ук вакытта ул киемдә генә чагылыш тапмый.
- Стиль, гомумән, образда чагылыш табарга тиеш, ә образ инде кием, аяк киеме, прическа, макияж һәм, иң мөһиме, хәрәкәтләрдән формалаша. Шуңа күрә, әгәр хатын-кыз спортчы, актив кул ишарәләре ясый һәм кискен хәрәкәтләргә ия икән, аңа романтик күлмәк киертү сәеррәк булачак. Әйе, бәлки, ул бу күлмәктә матур да күренер, ләкин стильле булуы икеле. Ул мондый киемдә үзен уңайсыз хис итәргә мөмкин, ә теләсә нинди уңайсызлык – ул инде үз-үзеңне кабул итмәү дигән сүз, - дип аңлата дизайнер.
Миф №6. Барлык кешедә дә булырга тиеш универсаль әйберләр бар.
Белгеч сүзләренчә, мондый кием төрләре, чыннан да, бар. Ә менә аларны һәркем дә кулланырга тиешлеге белән ул килешеп бетми. Аның фикеренчә, бүген җәмгыять «индивидуальлек» төшенчәсен хуплый, бу иҗтимагый фикерләрдән өстен тора.
- База гардеробында универсаль әйберләр булырга тиеш дигән фикер бар, бу хакта бик күп сөйлиләр, ләкин аның нәрсәдән торырга тиешлеген бар кеше дә аңлап бетерми. Моның һәрвакыт үтәлүе дә шарт түгел, чөнки индивидуаль тышкы кыяфәт, тән төзелеше үзенчәлекләре, төсләр өстенлеге кебек төшенчәләрне онытырга кирәкми. Димәк, һәр хатын-кызны “гардеробыңда һичшиксез кечкенә кара күлмәк булырга тиеш”, дип мәҗбүриләргә ярамый. Югыйсә, ул шкафта кирәксезгә эленеп торырга мөмкин, - ди дизайнер.
Миф № 7. Бер образда өчтән артык төсне бергә кушарга ярамый.
Венера Юмагулова билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә алай кискен булырга кирәкми. Ул җәмгыятьнең монохромнан һәм сорылыктан күптән тайпылуын әйтә. Хәзер һәр кеше үзе турында барлык мөмкин булган ысуллар белән белгертергә, үзен отышлы яктан күрсәтергә тырыша.
- Образда күп санлы төсләрне дөрес кулланырга мөмкин. Һәм бу кыен түгел дип саныйм. Хәзер үзең өчен төсләрне гармонияле сайлау, үзенчәлек өсти торган элементлар файдалану турында мәгълүмат биргән ресурслар бик күп. Ләкин төсләрне кушу, аларның саны һәм бер-берсе белән ярашуы яхшы уйланылган булырга тиеш, - ди мода белгече.
Миф № 8. Алтын белән көмешне бергә кияргә ярамый.
Венера Юмагулова алтын һәм көмешнең бер образда ярашмавы турындагы миф безгә борынгы заманнардан килгән, Советлар Союзы вакытында да чагылыш тапкан, дип саный.
- Ул вакытта алтын бизәнү әйберләре – муллык билгесе иде. Кыйммәтле алтыннан бизәнгечләр сатып алырга мөмкинлеге булмаганнар көмеш эшләнмәләре сатып алган. Шуңа күрә кешеләрдә шәхес статусы турында ялгыш фикер тудырмас өчен аларны бергә кулланырга ярамау турындагы миф туган, – дип уртаклаша дизайнер.
Белгеч бу стереотипны кире кагарга һәм алтынның да, көмешнең дә бары тик металл гына булуын, аларны бер образда берләштерергә мөмкин икәнен аңларга чакыра. Моның өчен бары тик бер стилистиканы гына сакларга кирәк.
Миф № 9. Оверсайз килограммнар өсти һәм ябыкларга гына туры килә.
Моның белән эксперт катгый рәвештә килешми. Венера Юмагулова сүзләренчә, оверсайз җитештерүчеләргә коммерция ягыннан отышлы, шуңа күрә ул безгә озакка килде.
- Бер үк модель төрле үлчәмдәге кешеләрдә төрлечә күзалланачак. Аның ябык кешеләр өчен генә булуы белән һич тә килешмим. Киресенчә, оверсайз модельләр күрсәтергә теләмәгән тән төзелеше үзенчәлекләрен яшерә. Шуңа күрә мондый стиль кулланучы өчен дә, җитештерүче өчен дә максималь отышлы, – дип ышандыра дизайнер.
Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/oversaiz-kilogrammnar-os
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев