Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озак еллар прокуратура өлкәсендә эшләгән Сания Байкузина медальгә лаек булды

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, коллективта эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне хөрмәтләү дәвам итә.

(5 март, “Апастово-информ“).


Район прокуроры Артур Шәрипов озак еллар прокуратура өлкәсендә эшләгән Сания Байкузинаны бәйрәм белән тәбрик итте, чәчкәләр һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медален, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Сания апа Байкузина прокуратура өлкәсендә 28 ел эшли. Баштарак ул канцелярия бүлегендә хезмәт итсә, соңрак өлкән белгеч вазифасын башкара. Сания апа “Россия прокуратурасына 290 ел“ медале иясе дә. Хезмәт ветераны исемен йөртә.

“Артур Салихович өемә килеп тәбрик итте, күчтәнәчләр белән килгән. Әле дә коллектив белән аралашып, аларның хөрмәтен тоеп яшим. Ихтирамнары өчен зур рәхмәт“, – ди Сания апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев