Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озын гомер сере - сабырлыкта

Кече Болгаер авылында гомер итүче Миниса әби Шакирова шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(11 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 
Миниса әби үзе Арча районыннан. Башта Казанда Тасма заводында эшли. Шул елларда иптәш кызлары белән Болгаер авылына ындыр табагына эшкә җибәрелә. Шунда Габделхак абый белән танышып гаилә корып җибәрәләр. Өч ир-бала тәрбияләп үстерәләр. 
Миниса әбинең сабырлыгына, тыйнаклыгына хәйран калырлык. Ачлык-ялангачлыкны, сугыш чорын узган әби тыныч тормышта да кайгы-хәсрәтләрне күп күргән. Башта гомер иткән тормыш иптәше Габделхак абыйны, аннары бер-бер артлы уллары Рөстәм белән Вилданны соңгы юлга озаткан ул. Кайгы-хәсрәтләр йөрәгендә тирән эз калдырса да, Миниса әби язмышына буйсынган һәм сабыр булып калырга тырышкан. 
Әби бүгенге көндә кече улы Тәүфыйк, килене Рузилә тәрбиясендә гомер кичерә. 
Миниса әби әле яңа гына 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Россия Президентының, район башлыгының Котлаулары иреште, авыл җирлеге исеменнән бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев