Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пациентны инвалидлыктан яисә үлемнән коткарып калу өчен, өч-дүрт сәгать эчендә махсус ярдәм күрсәтергә кирәк

Өч йөз татарстанлы коронавирус инфекциясеннән куркып, үз сәламәтлекләренә җавапсыз карап, өйдә генә калдылар.

(2 июнь, “Апастово-информ“).


Татарстан халкы, инфекциядән куркып, инсультны дәвалаудан баш тарта башладылар. Бу хакта “Татар-информ“ агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече – ангионевролог Динә Хәсәнова сөйләде.


“Коронавирус инфекциясе чорында, бездә ай саен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ярдәме буенча, хастаханәгә ятудан баш тартканнар. Кызганыч, инсульт белән авыручылар саны бер дә кимеми. Мөрәҗәгатьләр 300гә кимрәк. Бу – 300 кешенең инсульт симптомнары булуына карамастан, өйләрендә калуны кулай тапканнар дигән сүз. Һәм алар кирәкле ярдәмне ала алмаганнар“, - дип билгеләп үтте спикер.


Уртача алганда, елга Татарстанда 18 мең мөрәҗәгать теркәлә. Хәсәнова сүзләренә караганда, пандемия аркасында соңгы айларда авыручылар арасында мөрәҗәгатьләр саны кимегән.


Белгеч ярдәмнән баш тарткан республикабыз халкы үз-үзләрен куркыныч астына куйдылар һәм шул рәвешле инсульт булу мөмкинлеген арттырдылар гына дип сөйләде. Аеруча авыруны җиңел үткәрүчеләр җавапсыз карый һәм шул рәвешле үзләренә киләчәк зыянны арттыра гына.


“Кинәт кенә барлыкка килгән сөйләмдәге кимчелекләр, кул, аяк көченең кимүе, баш авырту һәм башка билгеләр булган очракта тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга кирәк“, - ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев