Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерларга нинди яңа ташлама кертелә беләсезме ?

Дәүләт Думасында мираска калган торакны теркәү өчен пенсионерлардан пошлина түләттермәүне тәкъдим иткәннәр. Депутат Евгений Федоров Россия хезмәт министры Антон Котяковка шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән.

Гамәлдәге закон буенча, күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен 2 мең сум түләргә кирәк. Пенсионерлар өчен шактый ук зур чыгым бу, дигән фикердә депутат.
“Шул сәбәпле, пенсия яшендәге кешеләрне мираска калган күчемсез милеккә хокукларын дәүләт теркәвенә алу өчен пошлина түләүдән азат итү ягыннан, салым законына үзгәрешләр кертүнең максатка ярашлы булуын бәяләвегезне сорыйм”, – дип белдергән депутат.

Аның әйтүенчә, гадәттә өлкәннәр тормыш иптәше үлгәннән соң еш кына шундый хәлдә кала.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/07/76966/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев