Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия фондында инвалидлар һәм картларны тәрбияләгән өчен махсус түләүләр каралган булуын искәрттеләр

Моның өчен 1200 сум күләмендә компенсация билгеләнә.

(11 июль, “Апастово-информ”). 


Эшкә яраклы булмаучы кешеләрне тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләүләр каралган. Бу хакта РТ буенча Пенсия фондының матбугат хезмәте тагын бер кат искә алды. 
“Мондый түләүләрнең күләме - 1200 сум. Ул тәрбиягә мохтаҗ булган эшләмәүче кешеләрнең пенсиясе белән бергә түләнә”, - дип билгеләп үттеләр Пенсия фондында. 
Тәрбиягә мохтаҗ булган категориягә инвалид балалар, 1 группа инвалидлар һәм 80 яшькә җиткән карт кешеләр керә. 
Әлеге категориягә кергән кешеләрне караучының гаилә члены булуы, яисә бергә яшәве мәҗбүри түгел. 
Компенсация түләүләрен алу өчен иң элек гражданинның шәхси кабинетыннан, яисә дәүләт хезмәте порталыннан гариза язырга кирәк. Шулай ук, Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк була. 
Тәрбияләүчегә карау чоры стажга керә. Һәр елга 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә. 
Әгәр дә, тәрбияләүче эшкә урнашса, 80 яшьтән өлкән пенсионерны яки 1нче группа инвалидны караган өчен түләүләр туктатыла. Мондый очракта, ул үзенең эшкә урнашканлыгы турында, биш көн эчендә Пенсия фондына хәбәр итергә тиеш була. 
“Хезмәткә яраклы булмаучы гражданнарны караучы үзмәшгуль кешеләр компенсацион түләүләргә хокукларын югалтмыйлар”, - дип аңлаталар Пенсия фондында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев