Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция хезмәткәрләре 7 төркемгә бүленеп кайларда эшли?

Чир чигенергә уйламау сәбәпле, һәр кешедән битлек режимын төгәл үтәү сорала. Полиция хезмәткәрләре 7 төркемгә бүленеп район үзәгендә һәм авылларда рейдлар уздыра.

(20 ноябрь, “Апастово-информ“).


Март аеннан башлап, бүгенге көнгә кадәр таләп-кагыйдәләргә җавапсыз караган 620 кешегә административ беркетмә төзелгән. Соңгы атнада сәламәтлеккә салкын караучы 22 кеше очраган. Арада битлек режимын үтәмәүчеләр генә түгел, социаль дистанция сакламаучылар да бар. Бу хакта Район эчке эшләр бүлегеннән белдерделәр.

“Безнең максат беркетмә төзү түгел, райондашларны чирдән саклау, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтү. Рейдларга еш чыгабыз. Сирәк булса да, битлек киясе килмәгән кешеләр очрый“, – ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев