Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция хезмәткәрләре законсыз белешмә ясап сатучыларны тоткарладылар

Закон бозучылар белешмәләрне 1000 сумнан 2000 сумга кадәр сатканнар.

(2 апрель, “Татар-информ”).
Республикабызда полиция хезмәткәрләре тарафыннан Казан эчендә күчеп йөрүгә хокук биргән законсыз белешмәләр ясап сатучылар тоткарланды.
Республикабыз буенча МВДның экономик куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив чаралар нигезендә, ялган белешмәләр алу максатыннан, законсыз төстә эшкә урнаштыру турында махсус билгеләмә бирүнең өч очрагын ачыкладылар. Полиция хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, закон бозучылар “WhatsApp” һәм “Вконтакте” аша шундый ялган белешмәләрне 1000нән алып 2000 сумга кадәр сату белән шөгыльләнгәннәр. Республикабызның МВД хезмәткәрләре алып барган оператив эзләү чаралары вакытында, үзизоляция чорында эшчәнлеге туктатылмаган предприятиедә эшли дигән ялган белешмә сатып алу мөмкинлегенә тап булганнар. Бу Республикада коронавирус чире таралуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән законны тупас бозу булып тора. Белешмәләр өчен акчаны биргәннән соң, әлеге закон бозучылар хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан тоткарландылар. Ике факт буенча тикшерү эше дәвам итә. Аннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк. Бер тоткарланучыга карата җинаять эше ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев