Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды

РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Шәхси яки төркемләп маркировкалау һәм исәпкә алу «Хайваннар дөньясы турында»гы һәм «Балыкчылык һәм судагы биологик ресурсларны саклау турында»гы законнарда телгә алынган хайваннарга, шулай ук авыл хуҗалыгына карамаган һәм гражданнарныкы булмаган йорт хайваннарына кагылмаячак.

РФ хөкүмәтенә терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алу үзенчәлекләрен билгеләү, ә Авыл хуҗалыгы министрлыгына тиешле ветеринария кагыйдәләрен раслау бурычы йөкләнде.

Яңалык 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Авыл хуҗалыгы хайваннарын яңа кагыйдәләр буенча маркировкалау 2024 елның 1 мартыннан, ә төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны маркировкалау 2025 елның 1 мартыннан башлап гамәлгә ашырылачак. 

2022 ел башында авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы закон проектын йорт хайваннарын маркировкалау турындагы нигезләмә белән тулыландыру күздә тотыла, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-avyl-xualygy-xaivannaryn-maburi-markirovkalau-turyndagy-zakonga-kul-kuidy-5856660

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X