Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафис Гаптелганиев: “Иҗатым хезмәтемә комачауламый”

Апас үзәк китапханәсендә якташыбыз, “Апас” якташлык җәмгыятенең актив әгъзасы Рафис Гаптелганиев белән очрашу узды.

  (10 сентябрь, “Апастово-информ”).


  Рафис Гаптелганиев күп шигырьләр, җырлар авторы. Озак еллар хокук саклау өлкәсендә эшләп, иҗаттан аерылмаган Олы Болгаер егете, Апасның үз баласы.
Очрашуга да ул, гитарасы белән кайтты. Күп кенә шигырьләренә көйне дә әлеге җан дусты белән язуын белдерде. Һәм барлык җырларының да сүзләрен дә, көен дә үзе язуын ассызыклады.
  Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты. Алар сәләтле райондашыбызга соклану сүзләрен җиткереп, киләчәктә дә очрашуларның дәвамлы булуын теләделәр.

  Очрашуга килгән китап укучылар, китапханәчеләр, аграр көллият студентлары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, Рафис Гаптелганиевнең иҗаты белән таныштылар.
Кичә матур җырлар белән үрелеп барды.
  Автор сүзләренчә, һөнәри юлы аның иҗатына беркайчан да комачауламаган. Мәктәп елларында башланган иҗади хисләр еллар узу белән үсә генә барган.
  “Кеше нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, аның берсе-берсенә комачауламый. Мин шигырьләремә мәгънә генә бирергә тырышмыйм, фикер дә салырга телим”, - диде Рафис Гаптелганиев.
  Бу хакта тулырак – “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев