Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чоры

Авыл хезмәтчәннәре печәнне дә, сенажны да мулдан әзерләп калырга тырыша.

(12 июль, “Апастово-информ”).
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүгенге көндә 8650 баш шартлы терлек исәпләнә. Һәр шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелган. Бу аерым алганда, 8469 тонна печән, 45800 тонна сенаж, 60296 тонна силос, 9000 тонна салам азык тупларга кирәк дигән сүз. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрнең 7418 гектары чаптырылган, бу 94 процентны тәшкил итә. 2760 тонна печән әзерләнгән, 30878 тонна сенаж салынган. 1 шартлы терлеккә 12,9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев