Районда “Ел укытучысы-2024” бәйгесе башланды
Бәйге бүген Морзалар мәктәбе базасында уза һәм ул Биеш, Борнаш мәктәпләрендә дәвам ителәчәк.
(11 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Ел укытучысы-2024” бәйгесенең беренче турында барлыгы 16 укытучы катнашачак. Укытучылар биредә ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар күрсәтеп, үзләренең һөнәри осталыкларын, иҗади эшчәнлекләрен яклыйлар. Икенче турында мастер-класслар күрсәтеләчәк. Соңыннан бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылачак. Җиңүчеләр Тәтеш районында зона турына район данын якларга барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев