Районда ялгыз яшәүче өлкәннәрне һәм мөмкинлекләре чиклеләрне кайгырталар
Районда әлеге категориягә кергән һәм 80 яшьтән арткан барлыгы 531 кеше исәпләнә.
(12 март, “Апастово-информ”).
Социаль хезмәткәрләр өлкән райондашларыбызның өйләренә барып, аларның мотаҗлыкларын өйрәнәләр һәм ярдәм чаралары күрсәтәләр. Шулай ук янгыннан кисәтү эше алып баралар - көнкүреш, газ җиһазлары, газ мичләре, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрәләр. Янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаталар, автоматик извещательләренең төзеклеген тикшерәләр һәм ашыгыч хәбәр итү телефоннарын бирәләр. Өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы буенча брошюралар да таратыла.
Бу хакта районның “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль челтәрләр аккаунтында хәбәр ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев