Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда «Яшь оста - 2024» төбәк балалар чемпионатының муниципаль этабы узган

Яшь осталар буенча белемнәрен сынаганнар, күнекмәләр күрсәткәннәр.

(10 март, “Апастово-информ”).

 

  Районның 1-4 сыйныфлар укучылары бәйгедә актив катнашып, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булып танылганнар. Аларга балалар бакчалары нәниләре дә кушылган.
  Нәни катнашучылар төрле компетенцияләр буенча осталыкларын күрсәткән. Араларында «Декаратив - кулланма сәнгать, 3 D дизайн», «Рәсем сәнгате», “Юл инспекторы”, “Спорт, физкультура һәм фитнес” һөнәрләре буенча үзләрен сынаучылар да булган. Яшь дизайнерлар да, бик оста рәссамнар да ачыкланган.
“Чемпионатның муниципаль этабында җиңү яулаган укучылар төбәкара турында катнашачак”, - дип хәбәр ителә район мәгариф бүлегенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев