Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Районда игенчеләр белән очрашып сөйләшү, комбайннарның техник торышын билгеләү максатыннан, комбайннар парады узды.

(11 июль, “Апастово-информ”).


Комбайннар “Апас-Мол”“ берләшмәсенең Дәүләки авылы янәшәсендәге кырда "имтихан тотты".
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә хуҗалыклардагы ашлык урып-җыю комбайннарының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Яшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, Ак Барс Холдинг" компаниясенең генераль директоры урынбасары Камиль Галиев, “Апас-Мол” агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев комбайнчылар белән очрашып, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
“Авыл хуҗалыгы өчен иң мөһим чор җитте. Бүгенге көндә механизаторлар кызу урак чорына әзер дияргә мөмкин. Кырларыбыз матур, уңышларыбыз мул булып үсте. Төп максатыбыз - булган уңышны үзвакытында җыеп алырга насыйп булсын иде. Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - дип билгеләп узды район башлыгы Айрат Җиһаншин.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Яшин игенчеләргә барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәп эшләүнең мөһимлеген ассызыклап узды.
“Исән-сау булыгыз, үз-үзегезне саклагыз. Югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез, матур кәеф белән хезмәт итәргә язсын”, - диде ул.
Районда урып-җыю эшләрендә 90 якын комбайн катнашчак. Алар барысы да әзерлек сызыгына баскан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев