Районда мөмкинлекләре чикле балаларны сөендерделәр
Мөмкинлекләре чикле балаларга күтәренке кәеф өләштеләр һәм онытылмаслык шатлык бүләк иттеләр.
(29 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Апас” спорт комплексында район җитәкчелеге, изге күңелле иганәчеләр һәм районның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тырышлыгы белән балалар өчен спорт бәйрәме узды.
Татарстан Республикасының Хоккей Федерациясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды бәйрәм чарасы тәкъдим итеп, балаларны хоккей серләренә төшендерделәр, кызыклы уеннарда катнашырга чакырдылар. Кунакка килгән “Хоккейчы-Барсик”та балаларның якын дустына әверелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин бәйрәм кунакларын җылы сәламләп, күңел күтәренкелеге белән алга омтылып яшәүләрен теләделәр.
“Уй-хыялларыгыз чиксез булсын. Куйган максатларыгызга ирешегез. Алар барысы да тормышка ашсын”, - диде Гөлүсә Галләмова. Ул шулай бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә олы хөрмәт белдереп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Уйнап-көлеп, рәхәтләнеп күңел ачкан балаларның йөзләреннән нур бөркелде, бәйрәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Изге күңелле иганәчеләр - Мәскәүдә яшәүче якташыбыз, Олы Бакырчы авылы егете Булат Булатовның истәлекле сюрприз-бүләге, эшмәкәр Гүзәл Сафинаның һәм Хоккей Федерациясенең “тәмле” күчтәнәчләре дә сөенеч өстенә сөенеч өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев