Районда халык җыеннары дәвам итә.
Чираттагысы Тутай, Кызылтау һәм Шәмбалыкчы авыл җирлекләрендә узды.
(13 нче август, “Апастово-информ”).
Халык җыеннарында авыл җирлеге башлыклары Наилә Насретдинова, Марат Нуриев, Физзәт Миңнуллиннар җирлектә төрле программалар ярдәмендә башкарылган, шулай ук үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән таныштырдылар.
Районның баш табибы Алевтина Керимова вакытында диспансеризация үтәргә кирәклеге турында хәбәр итте.
Районның социаль ярдәм идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина яшьләргә һәм авылда яшәүчеләр өчен программалар турында сөйләде.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров бүгенге көндә федераль һәм республикакүләм программаларның район халкы өчен уңайлылыгы һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев