Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Мәрхәмәтле хезмәт ияләренә котлау һәм ихлас рәхмәт сүзләре юлланды.

(14 июнь, “Апастово-информ”).
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан социаль хезмәткәрләр хезмәт уңышларын барладылар, бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Сәхнә түреннән алар хөрмәтенә изге теләкләр, җыр-моңнар яңгырады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районның социаль хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтен билгеләп узып, изге теләкләрен ирештерде.
“Хөрмәтле, социаль өлкә хезмәткәрләре, ветераннар! Бу эшне бары тик олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр генә башкара ала. Олы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән эшләгез”, - диде район башлыгы.
Котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да кушылды.
Бүгенге көндә районда социаль өлкәдә 54 кеше хезмәт куя. Алар өлкәннәрне, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны кайгырту буенча җаваплы һәм бик тә кирәкле эш башкарып, көн саен чит кешеләрнең борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашып, ярдәм кулы сузарга ашыга. Быел районда социаль хезмәт оешуга 31 ел тулган. Әлеге зур һәм күпкырлы өлкәне бер йодрыкка туплап, озак еллар җитәкчелек итүче Зөлфия Гайнуллина хезмәтен яратып башкаруы хакында горурланып, сөенеп сөйләде, озак еллар хезмәт иткән тармак ветераннарына, иңне-иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына, Мактау Грамоталарына ия булдылар.
Чара ахырында социаль хезмәткәрләр арасында узган “Минем портфолио” бәйгесенә дә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев