Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамилә Әхмәтҗанова “Балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” зона бәйгесендә җиңү яулады

Районда “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республикакүләм бәйгенең зона этабы узды.

(14 октябрь, “Апастово-информ”). 
Әлеге конкурс киң җәмәгатьчелекне балаларга тәрбия бирүдә ярдәм итәргә тарту һәм җинаятьчелекне кисәтү максатыннан үткәрелә. Районда узган зона этабында 10 районнан килгән балигъ булмаган балалар белән эшләүче җәмәгать тәрбиячеләре осталыкта сыналды. Тәрбиячеләр чыгышларында үзләренә беркетелгән балалар белән эшләү алымнары белән уртаклаштылар. Ә республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары, балалар өчен җаваплы вәкилләр, активистлардан торган жюри һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, бәя биреп барды. 
Апас районыннан конкурста “Сәләт” балалар иҗат үзәге методисты, җәмәгать тәрбиячесе Рамилә Әхмәтҗанова катнашты һәм конкурста җиңү яулады. Рамилә үзе дә дүрт бала анасы. Тәрбия эшендә бала күңеленә ачкыч таба алу өчен, иң элек аның чын дусты булырга кирәк дип саный. 
“Җәмәгать тәрбиячесе буларак мин бер гаиләгә бала тәрбияләүдә ярдәм итәм. Үз балам кебек якын күрәм мин аны. Аның укуын, тәртибен күз уңында тотам, хәлләрен еш белешеп торам. Баланы усаллык белән җиңеп булмый. Мин Ана буларак та, җәмәгать тәрбиячесе буларак та балаларны нәни генә уңышы өчен дә мактап торырга, алар белән ешрак аралашырга тырышам”, - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев