Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамил Шәмсетдиновны җәзалаучы гаебен таныган

Чита өлкәсендә армия хезмәтендә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эше буенча суд утырышы якынлаша. Аны ничек җәзалаулары тулысынча ачыкланды, тикшерүчеләр версиясе буенча, аны өч тәүлектән артык йоклатмаганнар, башы белән унитазга тыкканнар, 11 көн карцерда тотканнар...

Рамилне дә каза күрүче итеп таныдылар. Хәрби частьта уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә гаепләнүче Руслан Мухатов гаебен тулысынча таныган, шуңа эшне аерым очрак итеп карауны сорап гариза язган. Җинаять эше аерым очракта каралса, судка шаһитларны, каза күрүчеләрне чакырмаячаклар, тиешеннән йомшаграк җәза биреләчәк.   Рамил Шәмсетдинов, бу гамәл белән риза булмавын белдереп, эшне гомум тәртиптә карауларын сорап гариза язган. Бу турыда аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр иткән. Шәмсетдинов әлеге вакытта Мәскәүдә экспертизада.

Кызыл таң

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28144

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев