Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Айрат Җиһаншин хезмәт коллективлары белән очрашуын дәвам итә

Район башлыгы Айрат Җиһаншин хезмәт коллективлары белән очраша, эш урыннары, оешмалар белән таныша.

(22 октябрь, “Апастово-информ”). 
 
Район башлыгы “Сәләт” балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе, “Алга” яшүсмерләр клубы белән танышты. Биредә хезмәткәрләр, балалар белән аралашты. Җитәкчеләрдән эш тәртипләре хакында сорашты, мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Биналар барысы да яңа гына капиталь төзекләнү узган, барлык шартлар да тудырылган. 
 
Район башлыгы район мәдәният йортында да булды. Мәдәни чараларның барышы, оештырылуы, кино залына йөрүчеләр, киләчәктә планлаштырылган эшләр турында сөйләшү булды. Һәр шимбәдә мәдәният йортында яшьләр өчен дискотека уза башлавын да хәбәр иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре үз фикер һәм тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев