Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы бәйгеләрдә җиңү яулаган мөгаллимәләргә олы хөрмәтен белдерде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов ил һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган мөгаллимәләрне чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә тантаналы шартларда тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады.

(23 ноябрь, “Апастово-информ”).


«Мәгариф» журналы редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган “Авыл укытучысы-2020” Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган Биеш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйбасова 1нче дәрәҗә Диплом һәм 50 мең сумлык сертификат, “Мәгариф” журналына еллык язылу белән бүләкләнде.
“Яшь натуралист” республика бәйгесендә икенче урынга лаек булган Апас мәктәбенең география укытучысы Лилия Вәлиева җитәкчелегендәге яшь натуралистлар командасы “Рус география җәмгыяте”нең Татарстан бүлеге һәм Татарстан республикасының Экология министрлыгының икенче дәрәҗәдәге Дипломына һәм профессиональ метеостанция, яшь натуралистлар өчен махсус кием-салымнар комплектына ия булды.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов ил һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, уңыш яулаган мөгаллимәләрне җиңүләре белән тәбрик итеп, олы хөрмәтен белдерде, ихлас теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев