Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы тарафыннан ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар тапшырылды

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан товарлар сатуга махсус тамгалар белән чыга. Сертификатлар эшмәкәрлек җәмгыятьләренә тапшырылды.

(2 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Әлеге хокукка шәхси эшмәкәр Лилия Абдуллина, Илфат Шәрәфетдинов, “Профсервис“ җәмгыяте, “Зия“ җәмгыяте, “Свияга+“ оешмасы ия. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотипны куллану эшнең сыйфатын гарантияли, республикабызның тарихын искәртә.

“Хөрмәтле райондашлар! Бүгенге катлаулы шартларда да эш урыннарын саклап кала алдыгыз. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез, авырмагыз, сау-сәламәт булыгыз“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Эшмәкәрләр үз чиратларында күрсәтелгән игътибар һәм ышаныч өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев