Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район эшмәкәрләре “түгәрәк өстәл” артында очрашты

Апаста кече һәм урта эшкуарлык эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

Район эшмәкәрләре, үзмәшгульләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле һәм башка ведомство вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында очрашты. Баланс комиссиясе эшендә катнашучыларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде.
Министрлык вәкилләре үз чыгышларында, эшмәкәрләргә финанс һәм башка ярдәм чаралары, авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм программалары, биржа мәйданчыгында интернет сәүдәнең заманча инструментларына өйрәтү хакында сөйләделәр. Районыбызның урта һәм кече бизнес вәкилләре үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар, фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр дә килешүләр төзү, салым салу тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр хакында мәгълүмат алды.
Шулай ук комиссия әгъзалары Дәвеш авылында яшеллек үстерүче Азат һәм Наилә Әхмәдиевлар хуҗалыгы, Каратун икмәк кабул итү пункты, “Свияга” агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев