Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район кабат зур югалту кичерә

Районыбыз үсеше, халыкның уңай яшәеше өчен бар көчен, егәрен кызганмаган, Апасыбыз тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес Әбделхәй Нәбиулла улы Хәйруллов арабыздан мәңгелеккә китте.

(7 сентябрь, "Апастово-инфор").


Әбделхәй Нәбиулла улы Хәйруллов Буа районы Кырык Садак авылында туып-үсә. Ачлык, ялангачлык белән үзәкләргә үткән сугыш елларында 25 чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөреп урта белем ала. Аннан Буа ветеринария техникумында, Казан Дәүләт Университетында, Мәскәү партия мәктәбендә белем ала.
Әбделхәй Нәбиулла улы Апас районында хезмәт юлын 1980нче елда район башкарма комитеты председателе буларак башлап җибәрә.
1983нче елда аны КПССның Апас райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1990-1992 елларда ул Апас район Советы рәисе вазифасын башкара.
Әбделхәй Нәбиулла улы үзгәрешләрне алдын күреп, һәрчак алдан атлый. Фермерларга арендага җир бирү мөмкинлеге килеп чыккач та, район беренчеләрдән булып алына. Аренда ысулы кулланыла башлый. Шуның нәтиҗәсендә барлык хуҗалыклар да акчаны санап эш итә. Айлык хезмәт хаклары күтәрелә, яңа йортлар калкып чыга, өйләренә газ, су кертелә. Апас районы ул вакытта табыш алу буенча республикада гына түгел СССРда беренче урынга чыга. Җитәкчене юллар булмавы да бик борчый. Аның тырышлыгы, хөкүмәтнең аңлавы һәм ярдәме белән эш башланып китә. Юлларны асфальтлаштыру башлана. Бер үк вакытта газлаштыру эшенә дә керешәләр. Район Советы башкарма комитеты рәисе буларак аңа яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, кибетләр салырга, искеләрен төзекләндерергә, халыкка медицина, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Үзенә генә хас үҗәтлек белән Апас уртасында матур үзәк булдыру, район Советы башкарма комитетының, башка социаль оешмалар өчен яңа биналарны бер урынга туплау төзү эшенә керешә. Ләкин бу җиңел булмый, моның өчен 25 шәхси йортны күчерергә кирәк була. Шәхсән үзе һәр гаиләдә булып, аңлашып, мәсьәләне хәл итә. Озак та үтми, иң беренче булып үзәк хастаханә төзелә. Аннан соң Апас үзәгендә социаль оешмаларның һәм район Советы башкарма комитетының яңа бинасы сафка баса. Партия заманы булуга карамастан Апаста беренче мәчет Әбделхәй Нәбиулла улы Хәйруллов хәер-фатихасы белән ачыла. Ул эшләгән елларда социаль мәсьәләләрне хәл итү белән бергә, яшьләргә һәм төрле буын вәкилләренә тәрбия бирү мәсьәләсе дә күз уңында тора. Шулай ук җитәкче кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Нинди генә вазифада эшләсә дә Әбделхәй Нәбиулла улының принцибы бер: “Сүз бирдеңме – үтә”. Кул астында эшләүче җитәкчеләрдән дә ул шуны таләп итә. Янында ышанычлы тормыш юлдашы булу да җитәкче эшендә мөһим роль уйный. Тормыш иптәше Зәһирә ханым белән алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Зәһирә ханым бар гомерен кеше сәламәтлеге сагында торуга багышлый.
Апас районы үсешенә 13ел гомерен багышлаган Әбделхәй Нәбиулла улы Хәйруллов үзе арабыздан китсә дә, Апас районы тарихында аның тирән эзе, бихисап зур хезмәтләре, дәрәҗәле, горур исеме калды. Ул апаслылар күңелендә мәңге яшәр.
Хөрмәтле Әбделхәй Нәбиулла улы Хәйрулловның якыннарының, балаларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хөрмәтле шәхесебезнең урыны җәннәттә булсын!
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы,
Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе,
Радик Гыйсмәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев