Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста узган киңәшмәдә райондашларның үз-үзләрен изоляцияләргә тиешлеге әйтелде

Район хакимиятендә коронавирус йогышының таралуына каршы көрәш буенча оператив штаб әгъзалары белән киңәшмә узды 30 марттан республикада коронавирус янавы аркасында халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүе,  районда нинди катгый чаралар кулланылачагы турында сүз булды.

(30 март, "Апастово-информ").


 Шулай ук муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу туктатыла. Режим, беренче чиратта, 65 яшьтән узган барлык өлкәннәргә кагыла. Тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры янау булган очракта гына, үз-үзеңне изоляцияләү урыныннан китәргә мөмкин булачак.  Киңәшмә барышында шундый таләпләр яңгырады.

 " Хөрмәтле райондашлар! Бу режим барыбызга да кагыла һәм үзебезнең исәнлегебез өчен эшләнә. Сәламәт булыйк! Өйдә торып, үзегезне сакласагыз иде", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев