Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәгариф бүлеге профсоюз оешмасына җитәкче сайланды 

9 ноябрьдә Апас урта мәктәбе актлар залында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре профсоюз комитетының егерменче отчет-сайлау конференциясе үтте.

Бу чарада оештыру мәсьәләләре каралды. Башка эшкә күчү сәбәпле, 3 елдан артык район мәктәпләре һәм балалар бакчалары беренчел профсоюз оешмалары лидеры Алинә Абдуллина делегатларның ачык сайлау нәтиҗәләре нигезендә үз вазифаларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиевага тапшырды. 
Конференция эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады. 
Делегатлар шулай ук мәгариф хезмәткәрләре район профсоюз комитетының ревизия комиссиясе хисабын тыңлады һәм элеккеге җитәкчелекнең эше уңай бәяләнде. 
Яңа сайланган профсоюз лидерына уңышлар теләделәр һәм чәчәк бүләк ителде. Элеккеге профсоюз җитәкчесенә шулай ук Рәхмәт Хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев